Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода канлы аңлашу

Ильинкада яшәүче Артур Николаевның (исем-фамилиясе үзгәртелгән) җинаять эше буенча Яшел Үзән суды карар чыгарды.

Ул кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу һәм аның соңыннан үлемгә китерүе буенча гаепләнә (РФ Җинаятьләр Кодексының 111нче маддәсенең 4нче өлеше).
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләвенчә, фаҗига Васильевоның Тукай урамында 2018 елның 11 февралендә чыккан. Артур атлы бу адәм Виталий  исемле шешәдәше белән чираттагы тапкыр күңел ачып утырган вакытта ызгыш чыга. Бәхәсләр куерганнан куера бара. Алкоголь да үз эшен эшли, кыюсызларны батырайта, батырларны тагын да көчәйтә, тел дә йөгәндә тормый башлый.  Нәтиҗәсе турында язып тормасак та була. Гадәттә аның сценарие бертөрле. Башта тел явызлана, аның артыннан куллар һәм йодрыклар эшкә керешә. Алар да ярдәм итмәсә, салкын корал җанлана башлый. Бу юлы җиңүчесе Артур була. Ул дустын аяклары белән дә, куллары белән дә бик каты кыйный. Теге мескеннең башы имгәнә, хәтта борын сөякләре дә сынып бетә, баш миенә кан сава. Менә шулар үлемгә сәбәп була.
Суд утырышында Николаев үз гаебен таный. Ул 10 елга аерым режимдагы төзәтү колониясенә хөкем ителә. Карар әлегә үз көченә кертелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев