Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево үсәргә тиеш

Васильево бистәсе җые­нында район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бу җыен башкаларыннан аермалы буларак, истә калыр мөгаен: кадет-барабанчылар чыгышы, иҗади коллективлар һәм предприятиеләр күргәзмәсе, үзе бер бәйрәмгә тиң иде. Аның каравы бистә халкына бәйрәмнән бигрәк, авырткан сорауларын җиткереп калу кирәк иде. Шуңа да зал тутырып килгәннәр.
Җирлек башлыгы Эльдар Хәлиуллин узган елга хисап ясап, быелгысына бурычлар билгеләде. Чишелмичә елдан-ел өстерәлеп йөрүче сораулар – гидротехник корылмалар, Васильевоның 2нче мәктәбенә капиталь ремонт, яңа автобус маршрутлары һәм юллар. Боларның барысы да зур финанс чыгымнары таләп итә. Мәктәпне яңарту буенча проект әзерләнә башлаган үзе. Юлларны төзекләндерү дә бер урында тормый. Ә Васильевоның иң авырт­кан урыны – эшсезлек. 6 меңләп кеше көн саен Казан һәм Яшел Үзәнгә йөреп эшли. 2019 елда Васильево пыяла заводы ябылган.
– Эш урыннары булдыру Васильево өчен төп мәсьәләнең берсе. Кеше читкә китеп, эш эзләргә мәҗбүр. Мин үземнән дә җаваплылыкны төшермим. Әлеге хәлне уңай якка үзгәртергә кирәк. Халыкның Васильевода эшләве яклы без, киресенчә, алар безгә килеп йөрергә тиешләр. Автобуслар да халык өчен уңайлы булырга тиеш, – дип ассызыклады Михаил Афанасьев.
Бистәнең киләчәгенә кагылышлы сораулар да күп яңгырады. Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә Михаил Афанасьев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов каршында чыгыш ясады. Ирешелгән уңышлар белән, проблемалы якларны да күрсәтте, әлбәттә, Васильево турында да сүз булган иде. Ул чакта Президент Рөстәм Нургалиевич министрлык һәм ведомстволарга бистәнең социаль-икътисади үсеш программасын эшләргә кушты.
– Без проблеманы урында хәл итү өчен ТР Президентына да, инвес­торларга да мөрәҗәгать итәчәкбез. Васильево үсәргә тиеш! – дип белдерде район  башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев