Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево бистәсендә трансформатор будкасыннан детальләр кисәргә омтылган егет үлгән

23 яшьлек ир-атның үлеме буенча тикшерү башланды.

23 яшьлек егет Васильево бистәсендә трансформатор будкасыннан детальләрне урларга омтылган. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«14 апрель көнне көндез Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Ленин урамындагы сәнәгать мәйданчыгы территориясендә 23 яшьлек җирле кешенең гәүдәсе табылган. Аңарда электр тогыннан зыян күрү билгеләре булган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә», - дип сөйләде агентлыкка Андрей Шептицкий.

Тикшерү версиясе буенча, яшь кеше трансформатор детальләрен кисәргә омтылганда ток сугудан үлгән. Хәзер тикшерүчеләр һәлакәтнең барлык сәбәпләрен ачыклый.

Мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X