Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильево башлыгы Лилия Дашевская вакытыннан алда вазифасыннан китте

Җирле Совет сессиясендә депутатлар бистә башлыгы Лилия Дашевскаяның вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату карарын бертавыштан яклап чыкты.

Лилия Дашевская бистә башлыгы пос­тына 2017 елның декабрендә куелган  иде. Әмма Васильево бистәсенең соңгы сессиясендә аның үз теләге белән отставкага китүе турындагы гаризасы нигезендә вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында карар проекты  чыгарылды.
Лилия Витальевна  бистә депутатларына һәм предприятиеләр җитәкчеләренә ярдәмнәре һәм уңышлы хезмәттәшлекләре өчен рәхмәтен җиткерде. Экс-башлык вакытыннан алда отставкага китүенең сәбәпләрен әйтеп узды:
– Беренчедән, сәламәтлегем торышы буенча китәм. Бу беренче сәбәп. Икенчедән, башлык булып ир кеше эшләргә тиеш дип уйлыйм. Бистә зур, халык саны буенча Татарстан Респуб­ликасы районнарыннан да зуррак, бюджеты дотациядә. Бик катлаулы, ә мин – хатын-кыз, шуңа күрә мин тормышта  башканы сайладым.
Лилия Дашевская  депутат булып калуын, Васильево вакыйгаларыннан читтә калмаячагын һәм шулай ук бистәнең җәмәгать тормышында катнашачагын билгеләп узды.
Васильево башлыгы вазифасына вакытлыча Васильево район дәваханәсенең баш табибы Рәис Фәсәхов билгеләнде.

Регина Чибрикова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев