Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Варисларга пенсия тупланмасы ничек бирелә

Агымдагы елның 6 аенда Татарстан Республикасы буенча РПФ (Россия Пенсия Фонды) бүлеге хокукка ия булучыларга 58 миллион сум акча түләгән.

Вафат булган затның пен сия тупланмасын алу өчен иң беренче чиратта гариза язарга кирәк.

Иминиятләнгән зат ның махсус пенсия туп ланмасы үлгәнчегә кадәр РФ Пенсия фонды аша га мәлгә ашырылса, варислар гаризаны яшәү урынының кайда булуына карамастан, РПФның теләсә кайсы территориаль органына бирә ала, шуңа ярашлы тупланма да Пенсия фонды аша түләнә. Иминиятләнгән затның вафатыннан соң варислардан килгән документлар ярты ел дәва мында Пенсия фондында саклана. Җиденче айда законлы варисларга акча түләү яки түләүдән баш тарту турында карар чыгарыла. Дәгъва ителгән тупланма карар кабул ителгән айдан соң килүче айның 20 числосыннан да соңга калмыйча түләнә.

Иминиятләнгән зат ның үлеменә кадәр махсус туп ланма акчасы дәү ләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) аша башкарылса, ул вакытта гариза варислар тарафыннан шул НПФка тапшырыла һәм, димәк, акча шуның аша түләнә.

Шуны истә тотарга кирәк: гамәлдәге за кон нар буенча үзен хо ку кый дәвамчы була рак күрсәтергә мөмкин булган вакыт чикләнгән: гариза бирү иминиятләштерелгән зат үлгәннән соң алты ай эчендә бирелергә тиеш. Әгәр шушы 6 айлык срок узып китсә, ул суд тәр ти бен дә генә торгызылырга мөмкин.

Вафат булган ими ният ләштерелгән затның законлы варисларына акча түләнү турында мәгъ лүматны РПФның теләсә кайсы клиент хезмәтендә, шулай ук интернет-сайтында алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев