Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Валентин көне – сәүдәгәрләр һәм спекулянтлар бәйрәме

Кайсы кибеткә, базарга гына аяк атлама, соңгы көннәрдә аларның барысын да мәхәббәт символы – «йөрәк» белән бәйле товар баскан. Һәм халык егылып китеп, шуларны иң кадерле кешеләренә бүләк итеп сатып ала.

Чөнки, 40 еллар элек илебездә андый бәйрәмнең барлыгын да белмәгән халык, 14 февраль – «Гашыйклар көне»нә әзерләнә.
Тормышыбызда яңа «бәйрәмнәр» булдыру, аларны кертүчеләргә зур файда китерә. Барлык төр сувенирлар, открыткалар, «безделушкалар» һәм әлбәттә, спиртлы эчемлекләр сатудан бу көннәрдә бик зур табыш керә. Почта аша дөнья буйлап миллиардлаган открытка гына җибәрелә икән. Һәм аларның 85 процентын, тиз ышанучан һәм нечкә күңелле хатын-кызлар сатып ала. 
Халык телендә христиан бәйрәме дип йөртелсә дә, дөреслеккә туры килми, чөнки бу динне тотучыларда рәсми билгеләнүче андый көн юк. Валентинны, гашыйклар көне буларак, 14 гасырда бәйрәм итә башлыйлар. Англия һәм АКШта 19 гасырның 40нчы елларында ул тагын да колачлана һәм барлык әшәкелек шуннан бөтен дөньяга тарала. 1969 елда католик чиркәве Валентинны чиркәү елыннан сызып ата, 14 февральне Кирилл һәм Мефодий көне итеп билгели. Әмма инде соң була... 
14 февраль – берничек тә изге бәйрәм була алмый, чөнки аны билгеләүчеләр диннең «зина кылма» дигән җиденче кагыйдәсен боза. Бу көнне идеологик диверсия, дип санаучылар да байтак. Чынлыкта, кыйммәтләрнең алышынуы, күзаллауның бозылуы, традицияләрнең какшавы һәм аларны ят, җимергеч һәм явыз башкаларына үзгәрүе бара. Әмма, моны халык кабул итте һәм ошатты. Бәйдән ычкынып, бәйрәм итәргә яңа сәбәп булды. «Гашыйклар көне»нең безнең илгә нинди катнашы бар, дигән сорауга: «Ә, без нәрсә, башкалардан кимме әллә», – дигән үтергеч җавап алга сөрелә. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бу мәсьәләгә сез үзегезнең тыйнаклык күзлегеннән чыгып карамагыз. Миндә, гаиләмдә андый әшәке уйлар балмаса да бу көннәрдә дөнья буйлап, дип әйтмибез, Яшел Үзән шәһәрендә генә нинди оятсызлыклар, һәм башка төрле пычраклыклар эшләнгәнен белсәгез, башыгыздагы чәчләрегез үрә торыр иде.


Изге дип аталучы Валентин бәйрәменең килеп чыгу тарихы бүгенге көннәргә килеп җиткәнче, матур легендалар белән бизәлгән. Әмма аның римлыларның Луперкалия – чис тарыну һәм уңдырышлылык бәйрә меннән башлануы тәгаен билгеле. Ул 14еннән 15 февраль төнендә борынгы италийларның Фавн («одержимый» мәгънәсендә) алласы хөрмәтенә билгеләнгән. Һәм бу «уңдырышлылык алласы» үзенең дәртлелеге, җенси йөгәнсезлеге белән дан тоткан.

Бу бәйрәм төнендә барысы да эшләрен ташлап, массакүләм оргиягә кушылган. Изгеләштерелгән Валентинны (татарлар арасында мөселман исемен таптап аны Вәли диючеләр дә бар), патша фәрманын тыңламыйча, бер төрле җенестәге солдатларны парлаштырган (бу 269 еллар) өчен башсыз калдыр ганнар, диләр. Юкка гына, нәкъ менә 14 февраль Валентин көне буларак сайланмагандыр, мөгаен, Фавн белән бәйле ниндидер символик мәгънәгә иядер. Чит илләрдә дә бу көнне гомосексуалистлар һәм лесбиянкалар үз бәйрәмнәре, дип саный. Менә шуннан соң бәйрәм итегез инде сез «Гашыйклар көне»н...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X