Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Вакыт сулышы-3”

Олы Яке мәдәният йортында “Вакыт сулышы-3” (авыл клубларына ) дигән проект тәкъдим ителде.

Проектны гамәлгә ашыру алдыннан оештыручылар сентябрь аенда Олы Яке авылында фильмның кайбер өлешләрен төшерделәр.

Проект “Кино һәм реквизитлар”күчмә музее нигезендә реҗиссер Павел Соколовскийның мини –спектакле белән башланып китте.Укучы балалар өчен яңалык булса(алар күп экспонатларны беренче тапкыр күрде), өлкән буын кешеләре тулы бер эпоханы искә алды.

“Безнең архивлардан “ дигән фильм тарих белән үрелеп барып, безнең Олы Яке авылында яшәүче Галяутдинов Хәниф абый, Руфия апалар гаиләсе дә күрсәтелде. Хәниф Шакирович озак еллар совхоз директоры булып эшләде,ә Руфия апа буш вакытында Олы Яке мәдәният йортында бисердан агачлар,чәчәкләр эшләргә өйрәту түгәрәге алып бара.

Режиссер Ильдар Ягафаров үзенең “Байгал” дигән фильмын тамашачы игътибарына тәкъдим итте,татар телендәге фильмны яратып карадык,эчтәлегендә - хәзерге заман чынбарлыгы, күңелгә үтеп керә торган фильм.

Очрашу ахырында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Проектның җитәкчесе- О.Г.Суров.

Рәмзия Мәҗитова,

Олы Яке авыл китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев