Вакыт аз калып бара, ә сораулар бар
Санлы телевизион эфир тапшыруларына күчәбез
Интерференция нәрсә ул?
Интерференция – Кояш, элемтә спутнигы һәм җир ретрансляторы кабул итү антеннасының бер рәткә тезелү сезонлы күренеше. Ул радиоприборларга комачау тудыра. Кояш – радиосигналның көчле чыганагы. Элемтә спутнигының нәкъ артында булганда ул җирдәге теле-радио тапшыру сигналларын “баса”.
Интерференция вакытында экраннардагы сурәт һәм тавышта сизелер-сизелмәс кенә комачау (“кытырдау”) булырга мөмкин. Кояш интерференциясенең югары ноктасында теле-радио сигналлар бер минут чамасы бөтенләй юкка чыга ала.
Интерференция 14 көн тирәсе сузыла. Язын: февраль ахыры – март башы. Көзен: сентябрь ахыры – октябрь уртасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев