Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 83 коронавирус очрагы ачыкланган

26 кеше ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган.

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 83 коронавирус очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә ике бала һәм 81 өлкән кеше коронавирус белән зарарланган. Авыручылар арасында өч кеше чит ил сәфәреннән кайткан. Бу хакта 28 гыйнварда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

26 яңа инфекцияле кеше ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган, калганнары яшәү урыны буенча изоляцияне үтәү турында күрсәтмәләр алган.

Коронавирус йоктыруның иң күп очрагы Казанда теркәлгән - 42, тагын җидесе Чаллыда ачыкланган. Алга таба, Питрәч районы - 4 очрак, Югары Ослан, Буа, Чүпрәле һәм Түбән Кама районнарында 3әр очрак.

Яшел Үзән, Арча, Биектау, Алабуга, Кайбыч һәм Норлат районнарында 2шәр очрак теркәлгән. Моннан тыш, Татарстан Республикасының Лаеш, Тәтеш һәм Тукай районнарында берәр очрак.

фото: pixbay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев