Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 70 яңа очрагы ачыкланды

Авыручылар саны буенча Казан һәм Чаллы лидерлыкларын дәвам итә.

13 февральдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган тәүлектә теркәлгән инфекция белән чирләүнең 70 яңа очрагы турында хәбәр итте. Элегрәк бастырылган хисап белән чагыштырганда аларның саны икегә кимегән.

41 кеше ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган, калганнары яшәү урыны буенча изоляциядә калырга күрсәтмә алган.

Авыручылар саны буенча Казан (35) һәм Чаллы (11) алда. Тагын 4 очракны Кукмара районында теркәгәннәр. Алга таба кими бару буенча Түбән Кама һәм Норлат районнары бара - 3әр очрак.

Алар артыннан Яшел Үзән, Арча, Тәтеш районнары - 2шәр очрак. Моннан тыш, берәр очрак Алексеевск, Апас, Бөгелмә, Буа, Биектау, Лениногорск һәм Питрәч районнарында исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев