Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган тәүлектә Татарстанда 75 яңа коронавирус очрагы ачыкланган

122 кеше сәламәтләнгән.

11 февральгә ТРда 75 коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта төбәк оперштабы хәбәр итә.

" 75 инфекцияле очракның икесе читтән кергән, 73 кеше контакт ысулы белән авырып киткән", - дип белдерделәр оператив штаб вәкилләре.

29 татарстанлы ашыгыч рәвештә «ковид» госпитальгә китерелгән, 46 кеше амбулатор дәвалану ала.

Яшь буенча коронавирус авыруларының күбесе эшкә яраклы кешеләрдә ачыкланган. Моннан тыш, өч бала авырый. Бер пациент 90 яшьтән өлкәнрәк.

Коронавирус таралу географиясе буенча республиканың 17 шәһәре һәм районы территориясендә ачыкланды. Казанның 18 кешесе, Яр Чаллының 13, Нурлат районының 11, Яшел Үзәннең 7, Буа шәһәренең 5 кешесе авыру йоктырган. Калган муниципалитетлар территориясендә бер-дүрт инфекция очрагы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев