Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Узган тәүлектә Татарстанда 29 кеше коронавирус йоктырган

Республиканың оператив штабында хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә Татарстанда таҗ инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән.

Алдагы кебек үк барлык яңа очраклар да - контактлы. Республиканың ун кешесенә медицина учреждениеләренә ятарга туры килгән. Тагын 19 кеше өйдә дәваланачак, чөнки аларның авыруы җиңел формада уза.

Узган тәүлектә авыручылар арасында - ике бала, сигез өлкән кеше һәм 19 урта яшьтәге кеше исәпләнә.

Яңа очракларның күбесе Казанда ачылган, монда 20 кеше авырый. Ике очрак Яр Чаллыда расланды. Азнакай, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

Бүгенге көндә Татарстанда 6396 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 5222 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 15 тәүлек эчендә. 57 кешенең гомере өзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев