Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уяу булыгыз: куркыныч бозлы сөңгеләр

Күпфатирлы йорт балконы түбәләреннән асылынып торган боз: аны кем юк итәргә тиеш һәм аларны «үстерүчеләр» өчен штраф каралганмы?

Редакциябезгә бик тә борчылган һәм аптыраулы сүзләр белән олы яшьләрдәге ханым мөрәҗәгать итте:

– Миңа 85 яшь. Шушы йортта 42 ел яшәп, мондый эчтәлектәге кәгазь күргәнем юк иде әле. Мин карт әби, әлеге бозларны ничек чистартырга тиеш? Әгәр дә 5нче каттан, Аллаһ сакласын, егылып төшсәм?! Миңа ниш ләргә – әлеге штрафны түләргәме? – дип, кулындагы кәгазьне селкеде ул, күңелендә төрле хисләр тудырган мәсьәлә белән уртаклашып.

Ә әлеге кәгазь – административ хокук бозу билгеләре теркәлү (бу очракта балкон түбәсен кардан һәм боздан арындырмау) белән бәйле мәсьәләгә ачыклык кертү яки беркетмә төзү өчен Башкарма комитетның административ-техник инспекциясенә (АТИ) чакыру.
Мондый рейдлар Яшел Үзәндә көн саен оештырылып тора. АТИ белгечләре, куркыныч тудырып боз сөңгеләре асылынып торган, үзлектән корылган түбәле балконнарны тикшерә.

– Әгәр дә без хокук бозу очракларын ачыкласак, әлеге фатир хуҗаларын икенче көнне инспекциягә чакыртабыз, – дип аңлата АТИ инспекторы.
Эш шунда ки, инде билгеле булганча, андый кар өелгән «козырек»ларны фатир хуҗалары үзләре чистартырга тиеш икән, ә алар, гадәттә, соңгы катта яшәүчеләр. Балкон түбәләрен карап тоту – аларны үзлектән ясап куючыларның шәхси бурычы. Тик менә бик күпләр, инспекторлар сүзенә караганда, коммуналь хезмәтләрдән таләп итә. Әмма, безнең журналистлар ачык лаганча, әлеге «козырек»лар гомуми йорт милке булып саналмый һәм ТКХ хезмәткәрләре аларны бушлай чистартырга тиеш түгел.

– Төзекләндерү кагыйдәләре буенча, балконнарның козыреклары чистартылырга тиеш, – ди ЯҮМР административ-техник инспекциясенең әйдәп баручы белгече Илдар Әхмәдуллин. – Һәм моны кар туктаганнан соң, тиз арада, кар өеме һәм боз катламы барлыкка килгәнче, кичекмәстән эшләргә кирәк.
АТИ хезмәткәрләре көн саен шундый унарлаган кагыйдә бозуларны ачыклый. Шуннан соң, алда әйтеп үтелгәнчә, милек хуҗаларын инс пекциягә чакырталар һәм мондый төрдәге хезмәт күрсәтүгә үзләренең идарә компаниесе белән килешү төзү мөмкинлеге барлыгын аңлаталар.


Әлеге кагыйдә бозуны бетерү өчен фатир хуҗасына 7 көн бирелә. Әгәр бер атна узгач, милекче үзенең балкон түбәсен чистартмаса – бу очракта аңа 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф яный.

– Мин үзем дә мондый хокук бозулар буенча комиссия рәисе булганлыктан, ел башыннан бер генә штраф та язылмаган дип ышандыра алам, – ди, Яшел Үзән районы АТИ җитәкчесе Ольга Абросимова. – Нигездә, кисәтү белән чикләнәбез һәм халык хокук бозуларны бер атна эчендә юк итә. Бүгенге көндә, гыйнвар башыннан хокук бозучыларга 69 хәбәр юлланды. Һәм, безгә ачуланучылар белергә тиеш: без, закон кысаларында беркетмә төзи алабыз, ә аның нигезендә идарәче компания үз белдеге белән төзелгән балкон түбәсен, «козырегын» демонтажлау турында беркетмә язарга хокуклы. Яшел Үзәндә яшәүчеләрне шушы чиккә җиткермәвегезне һәм үзегез ясаган түбәләрне вакытында чистартып торуыгызны яисә идарәче компания белән килешү төзеп, мондый баш авырттыргыч мәсьәләне онытуыгызны үтенәм.

Әгәр дә сез, кадерле укучым, мондый хәбәр алган булсагыз, шунда ук паникага бирелмәгез, бары тик күрсәтелгән вакытта Норкин урамы, 3нче йорт, 1нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итегез. Анда АТИ инспекциясе хезмәткәрләре сезгә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатачак. Хәбәр – ул әле штраф түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    рахмат, кызлар! абилар анламый инде аны, без да але анлап бетермибез. Хар кон яна закон бит, кая иста калдырырга?

    • аватар Без имени

      0

      0

      ул бишенче этаждагы козырекларыннан жкхлар чистартып җибәрсә үләләрдер, биллаһи! барыбер түбәне чистартасың бит, төрттереп җибәр инде!

      2
      X