Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уттан башка төтен булмый

МЧСның бердәм диспетчерлык хезмәтендә тагын халык җыелды. Һәрберсе аптырашта.

Ә аптырарлык нәрсә бар, чөнки Дагыстан Республикасы МЧС җитәкчеләре делегациясе Яшел Үзәндә булып китте. Эш визитының беренче ноктасы Бердәм диспетчерлык хезмәте булды. Бу хезмәт Россия регионнарыннан зур кунакларны беренче тапкыр гына кабул итми. Яшел Үзән муниципаль районы – республикада яхшыларның берсе. Бердәм хезмәт 2009 елда төзелеп, заман программалары һәм җиһазлары белән җиһазландырылган. ГЛОНАСС+112 системасы актив кулланыла. Система функционалы үзенчәлекле эшләргә, шалтыратуларны үзәкләштерелеп кабул итәргә һәм аларны кирәкле хезмәтләргә җибәрергә мөмкинлек бирә.


Төп юнәлешләрнең берсе – «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы проектын үзләштерү. Килгән кунаклар бу проектның безнең район территориясендә ничек эшләве белән танышты. Аларга бөтен техник мөмкинлекләр һәм эш спецификасы күрсәтелде. Кунаклар бу уңай тәҗрибәне югары бәяләде. 
Боларга өстәп аларга Яшел Үзән янгын-коткару гарнизонының православие һәм мөселман гыйбадәтханәләрен, янгын сагы музеен, иске янгын техникасын, матур макетларны, архив документларын, фотографияләрне һәм Турадагы янгын сагы посты да күрсәтелде. 

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск МЧС МЧС Дагестана в гостях у зеленодольских пожарных