Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урысбага мәдәният йортында спектакль

21 апрельда Урысбага мәдәният йортында Казан шәһәре Совет районының "Өмет-Сәйяр" халык театры Данил Салихов әсәре буенча "Микүләй дәдәйнең бөер ташы" исемле комедия күрсәтте.

Зал төрле авыллардан килгән тамашачылар белән шыгрым тулы иде.
Норлатлылар хөрмәтле авылдашлары, танылган артист һәм шул театрның режиссеры, Мөхетдинов Раильне күрергә диеп килгәннәр иде.
Көлкеле, шаян спектакль булса да, бик тирән мәгънәле. Комедиянең авторы бүгенге көндә халыкка медицина хезмәте күрсәтәдә булган проблемаларны күтәрә.
Ә без бу шимбә кичендә рәхәтләнеп көлдек, ял иттек.

"Өмет-Сәйяр" халык театрының Урысбагага беренче генә килүе түгел. Аларны авыл тамашачысы һәрчак көтеп ала, уйнауларын бик ярата.
Бу театрда бөтен рольларны укытучылар уйный. Профессиональ артистлардан бер дә ким түгел!!!
Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә һәм иҗатларында яңа уңышлар телибез.

Роза Ягудина,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы спектакль мәдәният йорты театр артистлары Урысбага