Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

УРМАНДА ЧЫРШЫ КИСМӘ

Быел Яңа елга сату өчен Татарстанда 11 меңнән артык чыршы үстерелгән. Бу хакта, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Белгечләр чыршыны рәсми булган чыршы базарларында алырга киңәш итә. Биредә сатучыларының тиешле документлары бар. Шулай ук, биредә товар чегы бирелә. Татарстанда ел саен «Чыршы» оператив-профилактик чарасы уздырыла. Быел ул 20 декабрьдә старт алып, елның соңгы көнендә тәмамланачак. Операция кысаларында, урман биләмәләрендә патрульлек итү оештырылачак. Шулай ук, урманлыкларга сакчыл караш турында әңгәмәләр үткәреләчәк. Сүз уңаеннан, агачны законсыз кискән өчен гражданнар 3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Вазыйфаи затларга – 20 дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф гамәлдә булачак. Шулай ук хокук бозучы, китерелгән зыянны да капларга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев