Урман янгыннары
Яшәеш

Урман янгыннары

Яшел Үзәндә урман фондының гомуми мәйданы 27,5 мең гектар тәшкил итә. Яртысы, диярлек, классификациясе буенча янгын чыгу куркынычы югары булганнар исемлегенә керә. 

Яшел Үзән, Васильево бистәсе, Бело-Безводное, Октябрьский,  Раифа һәм Садовый – нәкъ менә әлеге җирлекләр – ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, аеруча урман янгыннары чыгу буенча куркыныч урыннар дип исәпләнә. Моннан тыш, урман фондында районда биш сәламәтләндерү-ял лагерьлары урнашкан. Март ахырында районның язгы-җәйге чорда янгыннарга каршы тору әзерлеге тикшерелде. Һәм ул, тулаем алганда, әзер булуны күрәтте.
 

Илсөя Завилейская фотолары.


Нет комментариев