Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урман – тиңсез хәзинә

Инде бишенче ел рәттән 6нчы «Елмаю» балалар бакчасы «Эко мәктәп/ Яшел флаг» халыкара программасы буенча эшли. 2017 – 2018 уку елында без «Урман һәм аны сак­лау» дигән теманы алдык. Урманны җирнең үпкәләре дип йөртәләр.

Халык кислородка бай һава суласын өчен, без яшәгән җирләрнең чирегендә урманнар үсәргә тиеш.Бу теманы сайлавыбыз юкка гына түгел. Без бүген Россия урманнары зур куркыныч астында дип уйлыйбыз. Ел саен бик зур масштабларда булып торган урман янгыннары, законсыз рәвештә киселгән агачлар, ял итүчеләр калдырып киткән чүп-чар – моның ачык дәлиле.
Шуңа күрә без, 6нчы балалар бакчасының Экологик Совет әгъзалары, киләчәк буыны­быз­ны һәм аларның әти- әнилә­рен бу мәсьәлә белән төп­тәнрәк кызыксындырырга булдык. Чөнки зур, бердәм тырышлык белән генә проблеманы чишү юлларын табып була. Менә шушы максат белән уку елы дәвамында балалар һәм ата-аналар белән бик күп чаралар үткәрелде. Шуларның берничәсен әйтеп үтәсе килә: бөтендөнья акциясе «Планетабызны чүп-чардан чистартыйк», бөтен Россия буенча оештырылган кәгазьсез бер көн, халыкара волентерлар көне уңаеннан оештырылган «Урман экосистемасын саклап калыйк» дигән акция, бакчага йөрүче балаларның урманчы белән очрашуы, балалар һәм тәрбиячеләр белән оештырылган театраль­ләштерелгән тамаша һәм башка бик күп чаралар.
«Эко мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасында катнашу буенча алып барылган эш тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары арасында зур кызыксыну уятты. Ел ахырына балалар үзләренә бик күп мәгълүмат туплап урманның һәрбер кеше тормышында нинди зур роль уйнаганын аңлады.
Барыбыз да бердәм булып урманнарны сак­лап яшәсәк, сулар һавабыз чистарак, киләчәгебез яктырак булыр иде!

Аида Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев