Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урлап баемыйлар

Үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган кибет челтәрләре арту белән бергә озын куллы сатып алучылар да күбәя.

Өс киемнәрен дә урлыйлар, ашамлыкларны да. Әмма тотылучылары да җитәрлек.
Менә шулай, узган атнада гына да спорт киемнәре бүлегеннән биш мең сумлык кием-салым урланган. Парфюмер әйберләр сатыла торган бүлекнең берсеннән – ике флакон ислемай, икенчесеннән дүрт флаконны чәлдереп чыкканнар. Сәүдә предприятиеләренә барлыгы 10400 сумлык зыян китерелгән. Ашамлык бүлекләреннән кофе, сардельки, маринадланган шашлык һәм хәтта өч шешә сыра юкка чыккан. Барлыгы – 2400 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев