Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уразлыны бәхет басты

Биредә 50 урынга исәпләнгән өр-яңа клуб ачылды.

Районыбызда кечкенә авыллар бик күп һәм аларга республика җитәкчелеге тарафыннан игътибар арту куанычлы. Олы Яке җирлегенә кергән 101 хуҗалыклы Уразлы авылын, чын-чынлап, бәхет басты дияргә була. Чөнки алар мондый матур, заманча бина салыныр дип, хәтта, хыялланмаган да.

– Элеккеге клуб бинасы белән бүгенгесен чагыштырырлык та түгел, җир белән күк арасы инде менә. Кечкенә авылларда яшәүчеләрнең дә, матур клубка барып концерт карыйсы, аралашасы, заманча китапханәгә йөрисе килә. Һәм шушындый зур бүләкләре өчен без республикага рәхмәтле, – дип шатлыгы белән уртаклаша мәдәният йорты мөдире Тәскирә Фәйзуллина.
Өр-яңа бина бик матур үзәнлектә урнашкан. Элеккеге буш яткан җирне бүген танырлык та түгел. Клуб янында челтерәп «Мәрьям» чишмәсе ага, җирлекнең өстәмә эшләп тапкан акчасына балалар мәйданчыгы төзелгән, ял итәр өчен искиткеч матур урын. Кыс­касы, киләчәктә авылның мәдәни, ял итү үзәге булып, гөрләп торыр дип ышанасы килә.

– 23 июньдә «Сыйфат» подряд оешмасы төзүчеләре шушындый зур эшкә алынган иде. Һәм бик тиз, бердәм булып, эшләренә җаваплы карап, мәһабәт бинаны төзеп чыктылар.  «Мәдәният» милли проекты республика программасы буенча гамәлгә ашырылган бинаның бәясе – 10 млн. ярым сум тора.Тирә-юненә вак таш җәйдерү иганәчеләр ярдәме белән башкарылды. 100 мең сумга Президенттан тавыш аппаратурасы алу өчен сертификат та бирелде. Без бик шат һәм республика, ра­йон җитәкчелегенә рәхмәттән башка сүз юк, – дип сөйли Олы Яке авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина.

Мәдәният йорты бинасы ачылу тантанасына бәйрәм белән котларга дип район җитәкчесе Михаил Афанасьев, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов кайткан иде.

– Иң беренче ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм дәүләт программаларына рәхмәтемне җиткерәсем килә. Төзүчеләр дә бердәм булып, эшне ахырынача уңышлы башкарып чыкты. Чөнки бу уразлылар өчен бик зур вакыйга. Монда тормыш кайнап торыр, ут сүнмәс, һәркем үзенең күңеленә ятышлы шөгыль табар дип ышанам. Чөнки биредә тырыш, көчле халык яши, – диде бәйрәм котлавында Михаил Афанасьев.

 

«Көзге моңсу көн булса да, бүген күңелдә бәйрәм, чөнки Уразлыда мәдәният учагы кабынды. Республикада бу юнәлештә бик зур эш башкарыла. Яшел Үзәндә дә җитәкчелек тарафыннан мәдәният-сәнгатькә зур игътибар бирелә. Бик матур бина. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистларына сәхнә чыдый икән, монда төрле дәрәҗәдәге концертлар алып барырга мөмкин», – дип теләкләрен җиткерде министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
Чынлап та, Уразлыга бәйрәм концерты белән кайткан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты авыл халкына тагын бер бүләк булды.

Рәхмәт сүзләре белән үрелеп барган бәйрәмдә, «ТАССРның 100 еллыгы» тамгасыннан файдалану хокукына сертификат «Тат­Ягода» җитәкчесе, Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шәһимардановка тапшырылды. «ТАССРның 100 еллыгы» медаленә авылның өлкән акъәбиләре Мәүлия Мөхәммәтҗанова һәм Суфия Шәйхетдинова (өстәге рәсемдә) лаек булды.
Яңа бинаның рәхәтен күреп, ял итеп, гөрләп яшәргә насыйп булсын сезгә, уразлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев