Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ураза тотыйк

Уразаны Рамазан аенда гына түгел , ә елның теләсә кайсы вакытында да тотарга ярый — бу төр ураза «нәфел уразасы» дип атала.

Ягъни кешенең үз теләге белән тота торган ураза (желательный). Бу төр уразаны тоту өчен иң кулай көннәр атнаның дүшәмбе (понедельник) һәм пәнҗешәмбе (четверг) көннәре. Пәйгамбәребез Мөхәмәд (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) бу көннәрдә еш ураза тоткан. 
Казага калган фарыз уразалары булган кешеләр бу көннәрдә каза уразаларын тотып бетерсә яхшы. Казага калган ураза дип вакытында тотылмый калган фарыз уразаны атыйлар. Ә фарыз ураза — Рамазан аенда тотыласы ураза, ә бу айдагы уразаны тоту барлык мөселманнар өчен дә тоту мәҗбүри ягъни фарыз. 
Ураза тотарга ярамый торган көннәр дә бар болары — гает бәйрәмнәре көнне, ягъни Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрендә. 
Шулай ук хатын-кызларда күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар). 
Нәфел уразасы яисә каза уразасы тотканда иртәнге ният башкача кылына мәсәлән: 
“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, (соңгы тапкыр казага калган уразамны тотмакка), (яисә нәфел уразасы тотарга) ният кылдым һ.б. 
Ягъни нинди ураза тотасыз шуның исемен атап ният кылырга, чөнки бу очракта бит инде Рамазан ае түгел һәм югарыдагы беренче ният туры килеп бетми. Ә кичтән авыз ачканда укыла торган дога шулай ук кала үзгәрми. 
Гает, гарәфә, җомга, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәре догаларның кабул булуы өчен дә уңайлы көн һәм кичәләр дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев