Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урамда – кыш... Чана, чаңгы шуар чак

Спорт белән шөгыльләнү бүген, чынлап та, модада. Элек тә чаңгыда, тимераякта шуа, хоккей уйный идек инде, диярсез. Шулайдыр да, тик бүген авылларда, берсеннән-берсе күреп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылучыларның көннән-көн артуы үзенә бер күңелле. Авылны һич кенә дә кышкы йокыга талган дип әйтеп булмый, җәмәгать. Киресенчә, кичен салада икенче тормыш башлана гына әле.

Берничә ел элек Олы Ачасырда кичен саф һава суларга дип бер төркем апалар скандинавия йөрешенә чыгып, бик күпләргә үрнәк күрсәтте. Ә авыл халкының үз көче белән төзелгән шугалак балаларны гына түгел, ә гомер көзенә кереп баручы ир-атларны да йокыларыннан уятты. Хәзер алар хуҗалыгында мал-туарын карап, эшен бетергәч тә, телевизор карап диванында кырын ятмый, ә хоккей уйнарга дип клуб янындагы мәйданчыкка ашыга. Күбесе махсус костюм да сатып алган. Быел да яшьләр күрше авыл  командасы белән очрашып, хоккей уенында көч сынашырга әзерләнә. Әлегә тренировкалар бара. Быел бермә-бер чаңгыда йөрүчеләр дә арткан. Һәм, шөкер, мондый күренеш бер Олы Ачасырда гына түгел, Норлат, Күгеш, Татар Танае һәм районыбызның башка авыл халкы да күңеленә ятышлы спорт төрен тапкан. Дөнья хәлләрен сөйләшеп, озак һәм исән-сау килеш яшәү серләрен уртаклашып, вакытның узганы, әлбәттә, сизелми дә.  
Яшел Үзән районында спорт һәм физкультура белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру максатыннан быел дүрт универсаль спорт мәйданчыгы булдыру планлаштырыла. Аның өчесе шәһәрдә, берсе Бакырчыда төзеләчәк. Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Нуриева җиткерде. Шәһәребез футбол традицияләре белән дан тота. 2018-2019 елларда шулай ук В.Колотов исемендәге «Комсомолец» стадионына реконструкция ясалырга тиеш.
Халыкның чаңгы спорт төренә кызыксынуының зур булуын исәпкә алып (район чаңгы ярышы буенча 32 спорт мастерын, халыкара класслы дүрт спорт остасын тәрбияләгән), быел чаңгы спорты материаль-техник базасын яхшырту планлаштырыла. «Маяк» спорт комплексындагы чаңгы-роллер трассасына реконструкция ясау, аны асфальт белән түшәп, яктырткычлар кую карала. Мирный бистәсендә физик мөмкинлекләре чикле балаларга чаңгыда шөгыльләнү өчен модульле база булдырырга телиләр. Җитәкче сөйләвеннән күренгәнчә, мондый заманча базаны Октябрьский һәм Васильево бистәсендә дә урнаштырырга исәплиләр. Көрәш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе филиалын Осиново һәм Васильево бистәләрендә ачылырга тиеш. Быел якынча
район һәм шәһәрдә 1500ләп спорт чарасы узар диеп көтелә. Аның инде берничәсе яңа елның беренче көннәрендә үк оештырылды.
Кыш иң озын ел фасылы кебек тоелса да, выж итеп узар да китәр. Шуңа да ялларыбызны гаилә белән чаңгыда, тимераякта, чанада шуып, саф һавада йөреп уздырыйк, сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы

2
X