Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Урам бәйрәме Танайлыларны берләштерде

Туган авылым минем каршымда, Күңелем һаман ашкына шунда.

Авыллар бетә, юкка чыга дип чаң суккан заманда, кече авылларда гөрләтеп бәйрәмнәр үтә. Татар Танае авылында да «Урам бәйрәме» булып узды. Аның төп оештыручыларының берсе, шушы урамда яшәүче  мәдәният йорты директоры Миләүшә Әкмәлова бәйрәмне башлап җибәрде. Кунаклар да шушы урамда яшәүчеләр иде. Ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар, абыйлар һәм апалар, яшьләр һәм балалар  – барысы да бәйрәм итәргә җыелды. Кооператив урамында йорт саен,  диярлек, талант ияләре яши икән. Моны алар бәйрәм барышында исбатлады. Җырчыларыбыз Хәлимә Гарипова, Рәшидә Мостафина, Лилия Җамалиева, баянчылар Фәрит Мостафин һәм Альмира Сәйфетдинова бәйрәм бизәге булды да инде. Оештыручылар махсус бүләк тә әзерләгән булып чыкты: шушы урамда 50 ел бергә гомер итүче Фәния һәм Наил Хуҗиннар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар. Бу күңелле һәм үзенчәлекле бәйрәм мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте. Бөтен урамга тәмле пылау исе таралды. Аны бер генә кеше дә авыз итмичә булдыра алмады. Телеңне йотарлык иде шул ул. Өстәлләрдә кайнап торган самовардан хуш исле чәй эчеп,  күңелле уеннар уйнап, дәртле җырлар җырлап,  кич җиткәнне сизми дә калды халык. 
Аннан соң бәйрәмгә җыелучылар бию мәйданына юл тотты. Бию осталары да бу урамда җитәрлек. Кооператив урамында яшәүчеләрнең бердәмлеге, осталыгы, авылы һәм күрше-тирәләре өчен янып-көеп, ярдәмләшеп яшәве күренде дә инде шушы матур чарада. Халык бу бәйрәмне оештыруга тырышлыгын куйган Миләүшә Әкмәловага бик рәхмәтле булып калды. Шундый дус, тату авылдашларыбыз, күршеләребез булганда авыл мәңге яшәр, яшәрер дигән өмет ташламый безне. Мондый чаралар бөтенебезне берләштерә. Татар Танае авылында бик тырыш халык яши. Әмма эш кенә димәгән, ял да итә белергә кирәк. Кооператив урамындагылар ял итеп күрсәтеп кенә калмады, аны традициягә кертергә ният кылды. 
Әй, авылым картайма син,
Яңарып торсын  йортлар.
Урам тутырып җырларбыз, 
Яңадан язып көйләр.

Ләйлә Гайнуллина. 
Яшел Үзән   

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев