Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ураааа, хезмәт хакы арта...

Медведев 2020 елга минималь хезмәт хакы күләмен атады. Киләсе елда минималь хезмәт хакы 850 сумга артачак һәм 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк. Тиешле карар бюджет проектына салынган.

Пәнҗешәмбе көнне узган утырышта Хөкүмәт киләсе өч елга федераль бюджетка кагылышлы сорауларның зур пакетын карады. Алар арасында минималь хезмәт хакын арттыру турындагы закон проекты да бар.
Премьер-министр Дмитрий Медведев искәрткәнчә, минималь хезмәт хакы күләме ел саен узган елның икенче кварталы өчен яшәү минимумыннан 100% күләмендә билгеләнә.
"Әлеге механизмга туры китереп, киләсе елда минималь хезмәт хакы 850 сумга артачак һәм 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк", - дип хәбәр итте утырыш барышында Хөкүмәт рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X