Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ура, бүләкләр хуҗаларын көтә

2019 елның беренче ярты еллыгына газетага язылу турында квитанцияләр бу юлы аеруча күп килде.

Редакция призлар таратканга укучыларыбыз шуның кадәр өйрәнгән ки, әле бүләкләр уйнату турында хәбәр итеп тә өлгермәдек, ә квитанцияләр килә дә башлады. Шулай булгач, ничек итеп күчтәнәч өләшмисең ди?!

Әлбәттә, кайбер редакция­ләр кебек чит илгә юллама, кыйммәтле призлар уйнату мөмкинлегебез юк. Шулай да, энә дә бүләк, дөя дә, диләрме? Бары тик ничә еллар бергә булган укучыларыбызны аз гына булса да шатландырасыбыз килә. Ә хәзер инде 10 бүләгебезне откан абунәчеләребез белән таныш булыгыз. 

6 кило кер юу порошогы: Миләүшә Гыймадиева, Бәчек;
Эскәтер:  Фирдинә Зәбихуллина, Айдар; 
Блендер: Самат Әшерапов, Мамадыш-Әкил;
Юрган: И.Сабиров, Бишнә; 
Заманча таба: Нүрдидә Шагиреева, Күгеш;
Үтүк: Рәмзия Закирова, Күгәй;
Кәстрүл: Юныс Җиһаншин, Шырдан;
Электр чәйнеге: Зөлфия Гыйз­зәтуллина, Карашәм;
10 кг шикәр комы: Гөлсинә Сираҗетдинова, Акъегет;
Кар көри торган шәп көрәк: Абдулла Гафиятуллин, Олы Ачасыр.

Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Һәм сезне бүләкләрегезне алу өчен редакциябездә көтеп калабыз. Алдан хәбәрләшү өчен телефон: 5-68-03.
Берни отмаган катнашучыларыбыз төшенкелеккә бирелмәсен, бәхет киләсе юлы, һичшиксез, 
сезгә елмаячак!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призы за подписку