Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Унсигезенче катка – бер минутта

Яшел Үзәндә янгын сүндерүчеләр арасында беренче тапкыр торак йортның унсигезенче катына вертикаль менү буенча ярышлар булды. Объекты – Сәйдәшев урамындагы яңа төзелгән 19нчы йорт. Хәзерге вакытта анда фатирларның 60 процентына яшәүчеләр күченгән инде.

Идарәче компаниядә әйтүләренчә, йорт тулысынча кирәкле  янгын сүндерү автоматикасы белән җиһазландырылган. Шулай булса да, янгынга каршы өйрәнүләр уздыру комачауламый. Бу унсигез катлы йорт – Яшел Үзәндә бердәнбер. Шуңа күрә беренче тапкыр вертикаль менү  буенча ярышларны анда уздырырга булдылар.
Ярышларда барлыгы 21 кеше катнашты. Аларга тулы эпикировкада унсигезенче катка кадәр йөгереп менәргә кирәк иде. Өстәвенә аркада – һава тутырылган махсус аппарат, финишка кадәр битлекне салырга ярамый. Янгын сүндерүчеләр белән бергә ярышларда янгынга каршы хезмәтнең җитәкчелек вәкилләре дә үзләрен сынап карады. Өскә башта 8нче отряд җитәкчесе Марат Гомәров менеп китте.  Аның артыннан Татарстан Республикасы буенча Россия МЧСы­ның Баш идарәсе ЦУКСның Казан хезмәттәшләре.
– Авыр булды. Әмма аннан алган хисләрне сөйләп аңлатып бетереп булмый, – дип сөйли бу хакта 34нче янгын сүндерү частенең өлкән янгын сүндерүчесе Радик Садетдинов. – Моны һәркемнең үзендә сынап каравы кирәк. Спорт, көрәш, көч сынашу...болар рухны күтәрә.
Ярышларны карарга Яшел Үзән янгын сагы ветераннары да чакырылган иде. Аксакаллар сүзләренә караганда, хәзер барысы да күпкә катлаулырак.
– Без эшләгәндә тугыз каттан да югарысы юк иде.  Анысы да авыр була иде әле, – ди  Яшел Үзәннең  янгын сагы ветераны Марат Нагуманов. – Без  мондый ярышларны кызыксынып карыйбыз. Безне онытмыйча чакырганнары өчен рәхмәт.
Иң яхшы вакытны – 1 минут 51 секундны 34нче ПСЧның өлкән янгын сүндерүчесе Радик Садетдинов күрсәтте. Лидердан нибары 6 секундка 53нче ПСЧның янгын сүндерүчесе Фирдүс Низамиев һәм 52нче ПСЧның янгын сүндерүчесе Александр Проньков кына калышты. Аларның икесе дә 1 минут 57 секундны күрсәтте. Аларга 2нче һәм 3нче урыннар бирелде. Барлык катнашучылар  ким дигәндә уртача 2 минут эчендә унсигез катны җиңде.
– Мин  бүгенге нәтиҗәләр һәм команда белән горурланам, – дип ярышларга нәтиҗә ясады ТР буенча ФПСның 8нче отряды җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин. – Әлеге өйрәнүләр  безнең бүлекчәләр шәхси составының теләсә-кайсы объектта эшли  алуын күрсәтте.  
Ярышлардан тыш биредә күчмә янгын техникасы белән  унсигезенче катка су да биреп карадылар. Сынаулар уңышлы узды.  Катнашучыларга – сертификатлар, җиңүчеләргә  диплом һәм медальләр бирелде. Хәзер Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре үрнәгендә  ярышларны Татарстанның башка гарнизоннарында да уздырырга җыеналар.

Резидә Йосыпова.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск МЧС России соревнования команда вверх по лестнице пожарные новостройка 18 этаж экипировка 8 отряд фпс по рт пожарная техника