Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Универсаль солдат

Универсаль дигән билгеләмәне район газетасында эшләүче һәр журналистка карата кулланырга мөмкин булса да, 25 ел «Яшел Үзән»гә туг ры калган Әлфия Зыякаевага күбрәк туры килә сыман.

Шушы гомер эчендә нинди генә темаларга алынмады ул – барысын да коеп куйды. Газета укучылар арасыннан берәүнең «Сездә барыгыз да һаваларда оча, бер Зыякаевагыз гына җирдән йөри» дигән сүзләренә хәтер калган иде бервакыт. Яшьлек белән аңламаганмын, бу, чыннан да, шулай бит.

Мин Әлфия белән 26 ел бер кабинетта утырып эшләдем – башта «Идел ягы»нда, аннары инде хәзерге район газетасында. Ул кабинетта булса, кулга сүзлек алуның кирәге дә юк иде, татар теле филологы булсам да, сүзлекләргә еш мөрәҗәгать итә идем мин. Университетның рус филологиясе бүлеген, татар-рус бүлеген түгел, нәкъ менә рус бүлеген тәмамласа да, татар теленең бөтен нечкәлекләрен белгән грамоталы белгеч ул.

Санк-Петербургта профессорның уң кулы булып эшләгән, «Китмә, медицина институтына кертәбез, синең кебек кеше медицина өлкәсендә эшләргә тиеш!» – дип, артыннан кычкырып калсалар да, Казанда укырга кереп, университетны бик яхшы билгеләргә тәмамлаган Азнакай кызы Яшел Үзәнгә ничек килеп эләккән соң? Мәхәббәт. Әлбәттә, мәхәббәт! Биредә гаилә корып, язмышын безнең шәһәр белән бәйләвенә Әлфия бер дә үкенми: яраткан эше, әнисе өчен өзелеп торган улы бар.

Әлфия Сәгыйтовна иң авыр темаларга алына, министрлыклар оештыр ган укуларда, республика күләмендә уздырылган конкурсларда актив катнаша. Бәйгеләрдә җиңү турында дипломнары гына стенасын бизәми, ә алар бик күп, артык тыйнак безнең хезмәттәш.

Редакциядә эш Әлфиясез бармый. Безнең өчен бәйрәмнәрдә дә бер карусыз эшли (авылы ерак, ялларда барыбер Яшел Үзәндә, янәсе), репортажлар әзерли. 25 ел эшләү дәверендә, күз генә тимәсен, бары бер тапкыр гына больничныйда булганын хәтерлим. Ышанасызмы-юкмы, сынган аяк белән эшкә йөрде ул! Әлфиясез – берничек тә! Редакция машинасы белән килеп алдык, алып кайтып куйдык берзаман.

Сәламәтлек турында сүз чыккач, шуны әйтергә кирәк: Зыякаева фамилияле доктор бар ул! 30 елга якын райондашларыбызга газета язмалары аркылы бик күп медицина темаларына чыгыш ясый, үзе белгән-өйрәнгән халык медицинасын укучыларга тәкъдим итә.

Хезмәттәшем турында бик күп сөйли, яза алам мин, чөнки туганым кебек якын кешем. Газета юбилеен бәйрәм иткән көннәр Әлфия Сәгыйтовна өчен дә истәлекле дата – хезмәт урынында 25 ел. Иҗат чишмәң саекмасын, дустым!

Гүзәл Минһаҗева.
Кече Шырдан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев