Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучыларга бүләккә акча җыябыз. Бу ришвәтме?

– Минем балам мәктәптә укый. Ата-аналар төркеме инициативасы белән ел саен берничә тапкыр без укытучыларга бүләккә акча җыябыз. Әлеге мәсьәлә юридик караштан ничек аңлатыла? Бүләк ришвәт булганда ата-аналарны һәм укытучыны нинди җәза көтә?

– РФ Гражданнар кодексы 575 маддәсенең 1 бүлеге буенча, бәясе 3000 сумнан артмаган гади бүләкләрдән кала, кыйммәтле бүләк бирү түбәндәге затлар тарафыннан рөхсәт ителми:

 

•Кечкенә яшьтәге  һәм хезмәткә яраксыз дип табылган гражданнардан аларның законлы вәкилләренә;

•Мәгариф, медицина, социаль хезмәтләр күрсәтү, шуңа охшаш, шул исәптән, ятим   һәм ата-ана тәэминендә булмаган балалар өчен  оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә, әлеге учреждениеләрдә  дәваланучы, тәрбиядә булучы гражданнар һәм аларның ире яки хатыны, туганнары тарафыннан;

•РФ дәүләт, РФ субъектларында дәүләт һәм муниципаль вазифаларны башкаручы затларга, дәүләт хезмәткәрләренә, Россия Банкы хезмәткәрләренә – аларның «югарыда утырулары» яки үз вазифаларын үтәгәннәре өчен;

•Коммерцияле оешмалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә.  

РФ Гражданлык кодексы «гади бүләк» турында ачык аңлатмый, әмма аны «ришвәт»тән аера белергә кирәк. Ришвәт ул, РФ Җинаятьләр кодексының 290нчы маддәсе, 1нче бүлегеннән чыгып аңлатканда – акча, кыммәтле кагәзь, башка мөлкәт йә булмаса  мөлкәт характерындагы бүтән төрле хезмәт күрсәтү, хокук бирү рәвешендә булырга мөмкин. Иң элек, ришвәт башка төр бүләктән үзенең   урындагы затка ниндидер максаттан чыгып бирелүе белән аерыла. Ришвәт алган өчен –  РФ Җинаятьләр кодексының 290, 291.2 нче маддәләре, ә биргән өчен – 291нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Шулай итеп, укытучыга бирелгән гади бүләк (әгәр дә ул аның тарафыннан нинди дә булса гамәл кылу максаты белән бирелмәгән булса), ришвәт булып саналмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Җавабыгыз өчен рәхмәәәт, кызлар!