Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укытучылар һәрвакыттагыча беренче

Авыл җирлегендә һәр эштә актив кешеләр укытучылар һәм башка бюджет оешмасында эшләүчеләр дисәк, һич кенә дә арттыру булмас.

Һәм алар җаваплылыкны тоеп, иң беренчеләрдән булып сайлау участогына килергә өйрәнгән. Бу гадәт гомер-гомергә шулай булган.
Гомумән, авыл халкы иртән торып, мөһим эшләрне тизрәк бетереп куярга ярата. Районыбызның Олы Ачасыр авылында да мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына иң беренчеләрдән булып укытучылар коллективы килде. Алдан сөйләшеп куйганнар диярсең.
-Без инде һәр сайлауга шулай иртәнге якта коллективыбыз белән килеп, гражданлык бурычыбызны үтәп куябыз да, тыныч күңел белән кайтып китәбез. Һәрвакыт беренче булып, башка авылдашларыбызга да үрнәк күрсәтәбез, - дип сөйли Олы Ачасыр мәктәбе директоры урынбасары Гөлнур Абзаллина.
Гомумән, бүген авылда бәйрәм кәефе хөкем сөрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев