Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучылар ышанычымны аклады

Без бүген олуг бәйрәм көннәре белән рухланып яшибез.

Без дигәнебез, озак еллар хезмәт фронтының төрле тармакларында эшләп, үзләреннән шактый өлеш кертеп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары. Ә бәйрәмгә килгәндә, ул – өлкән кешеләрне искә алып, кулдан килгәнчә мәрхәмәт, игътибар, ихтирам белән тулы өлкәннәр көне.
Күптән түгел мин 90 яшьлек гомер бәйрәмемне билгеләп үттем. Үзем генә түгел, мине ихтирам итеп  шул бәйрәмне  оештыручылар, аңа ямь өстәүчеләр – «Акведук» проектлау оешмасы директоры Асия Наил кызы Гобәйдуллина, «Яшел Үзән» газетасы редакторы урынбасары  Гүзәл Минһаҗева, үзидарә җитәкчесе  Рәис Ринат улы  Кәримов, Олы Шырдан  авылының  культура, мәдәният учагы хезмәткәрләре белән бергәләп.
Билгеле 90 яшьлек карчыктан, ягъни миннән бу бәйрәмне үткәрү мөмкин хәл түгел. Шуңа күрә аларга үземнең олы рәхмәтемне җиткерәм. Мәскәүдә Президент котлавы алуым, үземнең тормыш юлына багышланган буклет, чәчәк бәйләмнәре, исемле торт та ямь өстенә ямь өстәде.
Мин гомерем буена балаларга мәгърифәт нуры өләштем, кулымнан килгәнчә аларны чын, илебез өчен лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштым. Ышанычымны аклады укучыларым. Зур рәхмәт аларга.
Бүген узган, еракта калган тормыш юлыма борылып карыйм да, үземнең тудырып үстергән, укыткан анам Касыймова Фатыйма Галиулла кызы алдында, минем профессиональ үсешемә  зур мөмкинлекләр  тудырган Ватаным алдында бурычлы булып калуымны  аңлыйм. Ана медале иясе, биш баласына да белем биреп олы юлга чыгарган анам укытучы буларак та, ана буларак та тирән ихтирамга  лаеклы, тормышның ачысын-төчесен , ятимлек хәсрәтен, ялгызлык газапларын үз җилкәсендә татыган  хатын.
Минем укытучы буларак формалашуым бик ерак чорларга барып тоташа. Миңа Казан шәһәре, район үзәге Норлатта укырга, андагы үз эшенең чын осталары булган укытучылардан белем  алу  бәхете елмайды.
Беренче укытучыларым Минзифа апа, Кадыйр ага Галимовларның рухлары шат булсын, минем укытучы буларак формалашуымда зур роль уйнаган, үзенең акыллы, төпле фикерләре белән һәрчак ярдәмгә килгән Наил абый Гобәйдуллин алдында башымны түбән иям, аның турында  күңелем түрендә  якты хатирәләр саклыйм.
Моннан берничә еллар элек «Яшел Үзән» газетасында (№68,2013) «Сезгә бурычлы калам» дигән шигырем дөнья күргән иде.
Үсәрмен, буйга җитәрмен,
Еллар узарлар, Анам.
Илем белән бер син генә,
Сезгә бурычлы калам.

Әйе, шушы шигырь юлларына салынган фикеремне тәмамлап, районыбызның барлык  белем учакларында  тырышып хезмәт куючы  коллегаларым – укытучыларны һөнәри  бәйрәмебез Укытучылар көне  белән тәбрик итәм, олуг хезмәтләрендә  яңа үрләр, саулык-сәламәтлек теләп калам.

Иркә апагыз Сафина,
ветеран укытучы

Гүзәл Минһаҗева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев