Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Укучылар күренекле татарларны барлый

Бу көннәрдә аеруча күңелле әле. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрледән-төрле конференцияләр, укулар гөрли, без исә бик теләп чакырулар кабул итәбез, барып кына өлгер.

 Димәк, балаларыбызга да йөкләмәләр арта: күпме эзләнәсе, яңа тема табасы, ачышлар ясыйсы. Кайда гына барсак та, укучыларбызның тырышлыгына сокланып кайтабыз. Иң мөһиме дә шулдыр инде аның.

«Үз халкын таныткан татарлар» дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе шәһәребезнең 3нче гимназиясендә быел бишенче тапкыр узды. Төп оештыручылары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, район мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге. Елдагыча, анда читтән торып та катнашырга була иде. Менә дигән шәп мөмкинлек бит бу. Пенза, Ульяновск, Әстерхан, Ижевск, Түбән Новгород... Татарларыбыз кайда гына сибелеп яшәмәсен, без бергә һәм менә шундый бәйгеләр берләштерә дә. 
Тантаналы төстә конференцияне ачып җибәрүче гимназия директоры Марина Ильина үзе җитәкләгән уку йортының уңышлары белән таныштырып, укучылары һәм укытучылар коллективы белән горурлануын яшермәде. Гимназия республиканың иң яхшы 100 мәктәбе арасында, БДИ нәтиҗәләре буенча ел да 100 балл алучылар да 3нче гимназиядән. 
Гимназия укучыларының иҗади чыгышларын караганнан соң, 100дән артык бала үз секциясенә бүленеп эшләде. Миңа ел да иҗади эш секциясендә жюри әгъзасы булырга туры килә. Укучылар үзләре иҗат иткән шигырь сөйләргә, анализ ясарга тиеш иде. Һәр чыгыш мактауга лаек. Елдагыча Норлат укучылары зур әзерлек белән килгән. Әдилә Гыйләҗева иң якын кешеләре – әти-әнисенә багышлап шигырьләр яза икән. Ә Зәринә Абзалова иганәче Әсхәт Галимҗановка багышлап шигырь иҗат иткән. Әлбәттә инде, монда аларны әзерләгән укытучылары турында әйтмәсәк дөрес булмас иде. Роза Ягудина, Светлана Абзалова, Дания Гыймадиева укучыларының чыгышлары һәр яктан камил булуы өчен тырышкан. Фәнни- эзләнү конференциясе булгач, күренекле татарларыбызның биографиясен уку белән генә чикләнү дөрес булмас иде. Якташыбыз Каюм Насыйри иҗатына да тукталучылар күп булды. Һәм безнең секциядә 10нчы гимназия укучысы Камилә Камалова нәкъ менә Каюм бабабыз хакында иҗат ителгән шигырен тәкъдим итеп, беренчелекне яулады. 
Укучылар хезмәтенә бәяне КФУ профессорлары, фән кандидатлары, магистрлар бирде. Һәм ул дөрес, гадел булды, дип ышанып әйтә алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев