Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Удмуртиядән килеп “эшләгәннәр”

Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре  Мирный микрорайонының бер урамында яшерен урыннарга наркотиклар куеп йөргән егет белән кызны тоткарлаган.

Оперативниклар ачыклаганча, бу 18 яшьлек яшь кешеләр  Яшел Үзәнгә Удмуртиядән килгән. Наркотиклар тарату буенча тәкъдимне алар Интернет аша алган. “Эшкә” барырга ризалашып, алар Яшел Үзәндә фатирга кереп торган. Синтетик наркотик матдәләрнең зур партиясен сатып алып, аларны электрон үлчәү ярдәмендә бүлгәләгән һәм заман коммуникация чаралары аша  кулланучыларга сата башлаган. Ә яшерен урыннарны аларга бер мессенджер хәбәр иткән.

Тикшергән вакытта  тоткарланучыларның үзләренең дә кулланучы булуы беленгән.  Алардан  16 төргәк “синтетика” да табып алынган. Ә яшәгән фатирларында тентү уздырганда  наркотик матдәне бүлү өчен җайланган әйберләр һәм яшерен урыннарның адреслары да булган. Боларга өстәп, фатирда  166 грамм синтетик наркотик матдә табылган.

Әлеге факт буенча Тикшерү комитетының Яшел Үзән бүлеге  хезмәткәрләре Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228.1нче маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан (“зур күләмдә наркотик матдә саткан өчен”). Егет бу көнгә кул алынса, кыз исә  өендә сак астында калдырылган.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев