Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Участоклар хәрәкәтләре чикле булган һәм начар күрүче сайлаучыларны кабул итәргә әзер

Сайлау участокларының 92 проценты беренче катларда урнаштырылган. Бу сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен махсус эшләнелгән, Шулай ук инвалидларга волонтерлар ярдәмгә киләчәк.

Татарстанда 490 сайлау участогы мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен уңайлы итеп ясалган һәм җиһаздырылган. Алар Казан, Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Бөгелмә һәм республиканың башка эре шәһәрләрендә булдырылган. Инвалид коляскасында хәрәкәт итүчеләр тавыш бирсен өчен бу участокларда махсус кабиналар урнаштырылган. 
732 сайлау участогы (аның 334е – Казанда, 80е – Чаллыда) күзләре начар күрүче кешеләрне кабул итәргә әзер. Алар сайлау бюллетеньнәрен тутыру өчен Брайль шрифты буенча әзерләнгән махсус трафаретлар, кандидатлар турында мәгълүмати материаллар, шулай ук махсус шрифт буенча эре итеп эшләнгән “Инвалид булган сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе” турындагы белешмәлекләр белән тәэмин ителгән. 
Сайлау участокларының 92 проценты (2541 сайлау участогы) – беренче катларда, нибары 8 проценты (221) икенче катта урнашкан. 
Инвалид булган сайлаучыларга булышу өчен республиканың волонтерлык берләшмәләре 500 ярдәмчене сайлау участокларына җибәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев