Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уңайлы һәм сыйфатлы яшәү өчен тавыш бирик!

Референдум Татарстанда 2018 елның 18 ноябрендә 844 җирлектә була. Шул исәптән 827 авыл җирлегендә, 17 шәһәр җирлегендә.

Гражданнарның үзсалымы күләме – 100 сумнан 2 мең сумга кадәр.

Үзсалым акчасын җыю һәм  шул салымга  җирлектә кирәкле эшләр үткәрү буенча үрнәк итеп күрсәтерлек  Чүпрәле районы бар. Иске Шәйморза  авылында даими 1500 кеше яши.  Биредә яшәүчеләр 2014 елдан бирле  үзсалым программасында катнаша. Шушы еллар эчендә җирлеккә газ кертелгән, су торбалары ремонтланган һәм кечкенә күперләр дә төзекләндерелгән.

Быел бу җирлектә яшәүчеләр үзсалымны 600 сумнан җыярга карар кылды. Авыл эчендәге юлларга таш җәймәкчеләр. Бу  янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарына үз хезмәтләрен вакытында һәм төгәл итеп башкару өчен кирәк. Моны барысы да аңлый.

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Без дә башкалардан ким түгел, безнең дә  төзек юллардан йөрисе,  җылы өйләрдә яшисебез килә. Авылларыбыз яшәү өчен тагын да уңайлырак булсын иде.  Барыбыз да референдумда катнашыйк һәм  уңайлы һәм сыйфатлы яшәү өчен тавыш бирик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X