Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Уңайлы һәм арзан

Хәзер  Россия Эчке эшләр министрлыгының  Дәүләт автоинспекция­сенә кагылышлы күп сорауларны дәүләт хезмәтләре аша хәл итү мөмкинлеге бар. 

Шул уңайдан, төгәлрәк җавап алу һәм аның өстенлекләрен белү өчен без Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Рамил Илфатович, юл хәрәкәте өлкәсендә админис­тратив хокук бозулар турында белешмәләрне дәүләт хезмәтләре аша ничек алып була?
– Дәүләт хезмәте Бердәм портал (gosuslugi.ru) аша күрсәтелә. Аның өчен башта   gosuslugi.ru порталында теркәлергә кирәк. Аннан соң машина йөртү танык­лыгындагы  һәм транспорт чарасын теркәү турында кенәгәдәге  мәгълүматларны кертеп, заявка тутырыла.
– Аның аша штрафлар турындагы мәгълүматны да алып буламы?
– Дәүләт хезмәтләре порталында үзегезнең шәхси кабинетта «Настройка уведомлений» бүлекчәсен ачарга кирәк. Порталның баш битендә штрафлар турында мәгълүмат була. Шулай ук, Дәүләт хезмәтләренең мобиль кушымтасын куеп, штрафлар турында  мәгълүматны реаль вакытта алу мөмкинлеге дә бар. Штрафларны үзегезгә уңайлы шартларда  түли аласыз. 2016 елның 1 гыйнварыннан штрафлар түләүдә 50 процент ташлама да яшәп килә. Ул административ штраф салыну турында карар чыгарылган көннән алып 20 көн гамәлдә. 
– Автомототранспорт  чарасын һәм аларга прицеп­ларны  теркәү буенча дәүләт хезмәтләре ничек күрсәтелә?
– Әлеге транспорт чарасын теркәү яисә транспорт мәгълүматларын үзгәртү,  аны теркәүне туктату яки исәптән төшерү өчен башта гариза бланкы тутырырга кирәк. Аннан соң мәйданчык­та транспорт чарасы карала һәм номерларының туры килү-килмәве тикшерелә. Гариза кабул ителә һәм документлар тикшерелә. Автоматлаштырылган исәп буенча транспорт чарасы һәм аның хуҗасы турында белешмәләр тикшерелгәннән соң, аны теркәү яисә теркәмәү турында карар чыгарыла. 
– Дәүләт хезмәтләрен электрон формада алу турында да әйтеп узсагыз иде? 
– Моның өчен www.gosuslugi.ru  порталында теркәлергә, ИНН һәм СНИЛС тикшерүен узарга, кызыксындырган хезмәтне сайлыйсыз. Болардан соң тутырылган гариза бланкын  һәм дәүләт пошлинасын түләү өчен квитанцияне бастырып чыгарырга һәм күрсәтелгән вакытта дәүләт автоинспекциясенә килергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев