Тыюга карамастан, боз өстенә машина белән чыкканнар
Яшәеш

Тыюга карамастан, боз өстенә машина белән чыкканнар

Татарстанда "Ока" йөртүчесенә штраф салынды, ул, тыюга карамастан, Спас районындагы Куйбышев сусаклагычының нечкә боз өстенә йөрергә чыккан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Боз өстенә автомобиль чыгуы турында хәбәр алынгач, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урынга чыга. Алар "хәсрәт" балыкчылар төялгән автомобильне тоткарлыйлар һәм бу хокук бозучыларны полиция һәм балык күзәтчелеге кулына тапшыралар. 
"Ока" машинасы йөртүчесенә 4,5 мең сумлык штраф салына.


Нет комментариев