Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тыелган матдәләр исемлеге үзгәртелә

РФ Хөкүмәте карары белән агымдагы елның июненнән наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешенә контрольне камилләштерү максатыннан исемлеккә үзгәрешләр кертелгән.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Александр Михайлов сүзләренә караганда, I исемлеккә фенилпропанамид (бензилфентанил), метилгидрокиламин, дифенил, метанол, корбоксамид һәм алардан ясалган матдәләр кертелгән. Психотроп матдәләрдән бу исемлектә хлороквалон, нитрометаквалон, этаквалон бар.
 II исемлек тә киңәйтелгән. Аңа дигидротебаин һәм адрафинил кергән. Яңа матдәләрдән – апробарбитал, браллобарбитал, квазепам, фоназапам, кноназолам, флуразепам.
Шулай ук РФ Җинаятьләр Кодексын куллану максатыннан бу матдәләрнең зур һәм аеруча зур күләме дә билгеләнгән.
Әлегә закон үз көченә кертелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев