Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тузганак вареньесының файдасы һәм зыяны

Бүген һәр уңган хуҗабикә тузганак вареньесы ясап калырга ашыга. Аның рецептлары  белән интернет тулган. Ә без аның зыянлы якларын да күрсәтергә булдык әле.

Файдасын беләсез инде:

1.Организмга тонус бирә.

2. Нерв системасын  стимуллаштыра.

3.Организмны токсиннардан  чистарта.

4.Буыннар авыртканда ярдәм итә.

5. Эчне йомшарта.

6.Үт куыгының эшчәнлеген яхшырта.

7.Эч катуны һәм геморройны нәтиҗәле  дәвалый.

8.Паразитларны куарга ярдәм итә.

 Кемнәргә  тузганак вареньесы белән чәй эчәргә ярамый соң?

Иң беренче шуны җиткерергә кирәк табабыз: тузганакны экологик чиста районда җыярга кирәк, югыйсә үсемлектә тупланган зыянлы матдәләр сезнең организмга да күчәчәк. Аллергия бирми инде ул үзе. Әмма күбрәк ашаганда диатез бирергә яки биткә бетчәләр чыгарга мөмкин. Әгәр организмыгыз йодка сизгер икән, бу очракта да вареньедан баш тартырга кирәк. Шулай ук бу десертны үт куыгында таш булганнарга, гастритлы авыруларга да кулланырга киңәш итмибез. Шулай ук эче йомшап торучыларга да, ягъни диарея белән интегүчеләргә.

Дөресен генә әйткәндә, тузганак вареньесын аз-азлап, бер-ике кашык кына ашарга ярый. Чәй белән берничә кашык ашаганда, зыяны булмаячак.

 

 Фото: http://holiday-ledi.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: