Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тузганак кайнатмасы тәмле дә, шифалы да

Ул бавыр һәм үт куыгындагы кайсыбер авырулардан ярдәм итә.

400 данә тузганак җыегыз (бераз сабагы булса да зыяны юк) һәм бер тәүлеккә (12 сәгатькә дә ярый), әчесе чыксын өчен, суга салып куегыз. Аннары юылган чәчәкләрне 0,5 л суга салып 15 минут кайнатырга. Суытырга һәм чәчәкләрен сыгып алып ташларга. Үсемлек калдыклары булмасын өчен, кайнатманы сөзәргә кирәк. Шуңа 1 кг шикәр кушып, ширбәт куерганчы, кабат кайнатырга. Әзер булырга 5-7 минут кала лимон кислотасы өстәргә һәм шифалы бал әзер! Сәламәт булыгыз!  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев