Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туризм өлкәсендә чикләүләр кими?

Россия хөкүмәте 1 июньнән эчке туризм өлкәсендә чикләү чараларын этаплап киметә.

Бу хакта матбугат конференциясе барышында вице-премьер Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

"Безнең өчен, әлбәттә, җәйнең беренче яртысында эчке туризмны имин һәм контрольдә тота торган итеп эшләтеп җибәрү өстенлекле юнәлеш булып тора. 1 июньнән хөкүмәт системалы һәм сак рәвештә чикләүләрне киметә башлый. Беренче этапта медицина лицензиясе булган шифаханәләр ачылачак ", - диде ул.

Аның сүзләренчә, моның белән параллель рәвештә хөкүмәт туристлык тармагын ачу кагыйдәләре өстендә эшли - кунакханәләр, курортлар, пляжлар, круизлар.

"1 июньгә кадәр Роспотребнадзор һәм Ростуризм тарафыннан әзерләнгән тиешле тәкъдимнәр бастырылачак. Бу тармакка алар яңа чынбарлык шартларында үз эшчәнлекләрен башкарачак кагыйдәләрне һәм алар эшли ала торган срокларны аңларга мөмкинлек бирәчәк ", - дип өстәде ул.

Элегрәк Роспотребнадзор COVID-19 таралу куркынычын саклап калу шартларында шифаханә-курорт учреждениеләрен оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән иде. Май башында Россия лидеры Владимир Путин эчке туризм мөмкинлекләрен тизләтергә чакырды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев