Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тукай һәм Тау ягы

Халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай турында сүз барганда: «Аны мәшһүр Казан арты биргән!» – дип кенә җибәрәбез, Тау ягы турында искә дә алмыйбыз.

Һәр ягы урман булган атаклы Кырлайдан киткәч, Тукай унике ел буе Җаекта яши, монда аны, нәкъ Кырлай авылы кебек үк, үзенең урманнары белән данлыклы Кайбыч авылында – Тау ягының гүзәл бер почмагында туып үскән Мотыйгулла хәзрәт кеше итә: ул аны үзенең мәдрәсәсендә ун ел буе укыта, рухи остазы, мөгаллиме, тәрбиячесе була. Мотыйгулла хәзрәттә укып, Тукай гүзәл нәтиҗәләргә ирешә: гарәп, фарсы, төрек телләрен иң камил дәрәҗәдә үзләштерә, изге Коръән Шәрифне гаять тирәнтен өйрәнеп, гаять матур мәкам белән укыган. Укыган бер аятен шунда ук татарчага тәрҗемә итеп бара алган, фән нигезләрен тирәнтен һәм төпле үзләштереп, дин һәм фән бергәлеген камил аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән; рус телен һәм әдәбиятын татар теле шикелле үк тирәнтен үзләштергән, Пушкинның «Подражания к Корану» («Коръәнгә иярүләр») дигән әсәрен укып, бик нык тәэсирләнгән.
Мотыйгулла хәзрәтнең улы Камил Мотыйгый (1883-1941) шагыйрьнең дусты, фикердәше һәм эчкерсез ярдәмчесе булган. Мотыйгыйлар шул заманда бөтен татар иле өчен бәяләп бетергесез зур эш башкарганнар: «Фикер» газетасын һәм «Әлгасрелҗәдит», «Уклар» журналларын чыгарганнар. Тукай өчен киң әдәбият мәйданы ачылган. Нәкъ менә шул мәйданда зур шагыйрь­гә әверелеп, Тукай Казанга килгән.
Тукай белән Камил Мотыйгый арасында зур охшашлыклар бар: икесе дә талант ияләре, икесе дә гаять моңлы җырлыйлар. Камил үзенең концертлары белән бөтен Рәсәйне гизеп чыккан, ул да Тукай шикелле әдәби әсәрләр язган. Мәсәлән, «Безнең Мәрьям» дигән романы 1904 нче елда басылып чыккан. Ул Коръән Кәримнең татарчага тәрҗемәсен дә ясаган, бу хезмәте 1904 нче елда дөнья күргән. (Бу хезмәт «Шура» журналында басыла башлады: 2016 нчы ел, №14)
Димәк, Тау ягының йөзек кашы булган Кайбыч авылыннан чыккан кешеләр Тукайны тәрбияләп, аңа иң югары дәрәҗәгә ирешергә юл ачканнар икән. Шулай булгач, Тукай әсәрләре тукымасында Казан арты сөйләме генә ятмый. Мотыйгулла хәзрәтнең сөйләмендә, әлбәттә, Кайбыч ягы үзенчәлекләре нык сизелеп торгандыр, һәм бу – ун ел буе уку дәверендә Тукайга да йогынтысын ясагандыр. Шулай булгач, Тукай әсәрләрендә Кайбыч ягы аһәңнәре дә яшеренгән.

Равил Сәйфетдинов.
Мулла Иле

Рәсемдә: Габдулла Тукай (уңда) Камил Мотыйгый белән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай бөек Тукай шагыйрь