Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туганнарны җыю бәйрәме

Сабантуй – татар халкының сихри бәйрәме. Ул бит җыр, бию, татар халык уеннары, авыл хезмәткәрләрен бүләкләү генә түгел, ә туганнарны, якташларны, дусларны җыя торган, ерак араларны якынайта торган зур бәйрәм.

Сабантуй, диеп, еракларда яшәүче туганнар кайта, һәр өйдә аларны сыйларга тәмле ризыклар пешә...
Бик күңелле шул бәйрәм мәйданында тату, күп балалы гаиләләрне күрү!


Сабантуйлар ел саен булып торсын! Туганнарыбыз җыелып торсын! Туганлык, дуслык хисләре һәр кешедә ташып торсын!
 

Еллар үтү белән әкрен генә
Учактагы күмер сүрелә.
Туган аралары ераклашып,
Томан аша гына күренә.

Дөнья мәшәкате безне баса,
Саз да баскач аска суыра.
Кеше хәзер үз суында кайный,
Араларда томан куера.
Туйда гына әллә туган кирәк,
Я булмаса үлгәч ул кирәк.
Туганнарны туган итүчеләр
Арабызда хәзер бик сирәк.
Җан тартмаса, кан бит безне тарта,
Туганлык ул йөрәк түрендә.
Бер-беребезнең кадерләрен белеп,
Туган булып калыйк гомергә.
Өзелмәсен арадагы җепләр,
Үткәндә дә давыл , ут аша.
Югалтмаска кирәк туганлыкны,
Тамырлар бит бергә тоташа.
Туганнарым, чын туганнар булыйк,
Хәсрәт җиле безгә тимәсен.
Туганнарга көн дә бәхет яусын,
Арадагы учак сүнмәсен.
Фирдат Валеев

Роза Ягудина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй туганнар халык бәйрәме

2
X