Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туганлык җебе өзелми

Моннан йөз еллар элек, 20 нче гасыр башында яшәгән кешеләр арасында, моңа охшаш язмышлар еш очраган.

Күршем Фәһимә апа быел Шүширмәгә бармаган әле. Улым кайткач барып кайтасы иде, ди. Кызыксынып  сораша торгач, ул  миңа мондый тарих сөйләде. Үсмер кыз Гайникамал әнисе белән Шуширмә авылында  яшәгән. Әтисе үлеп китеп, әнисе яшьли тол, кыз ятим кала. Көннәрдән беркөнне аларга  Олы Өтәк авылыннан Бикмулла исемле бер абзый килә. «Әһликамал! Мин дә тол, син дә тол,  әйдә язмышларны бергә бәйлик» – дигәч, Әһликамал: «Мин бит үзем генә түгел, үсмер кызым да бар», – ди. Ә Бикмулла: «Минем  дә ике балам бар, бергә үсәрләр, сыярбыз» – дигән. Шулай итеп ул иртәгесен ат белән килеп, Әһликамал белән Гайникамалны алып кайткан. Ишек алдына керсәләр, каршыларына  берсеннән-берсе зуррак  биш малай килеп чыга, өйгә керсәләр,   безгә әти нинди әни алып кайтты икән дип, чаршау артында дүрт кыз куркып утыра. 

Дәвамы газетада (№51)

     Гөлинә Габделхәева.

Мулла Иле
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X