Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган як тарихы битләреннән

Август аенда тарихи яктан әһәмияткә ия бер вакыйгага 100 ел тулды. Моны инде күпләр белми дә, белгән-ишеткән кешеләр дә сирәк калып бара. Нәрсә турында сүз бара соң?

1918 елның 28 авгус­тында акгвардиячеләр безнең район аша үтеп, Вязовые авылына кадәр килеп җитәләр. Полковник Каппель (соңыннан генерал) отряды, Самара шәһәреннән Идел буенча күтәрелеп, 26 августта Шеланга пристаненда туктый. Монда аларны террорист Савинков каршы ала. Каппель гаскәре монда 3 колоннага бүленә. Шушы колоннаның өченчесе 28 августта иртә белән Бишбатман авылы янында 3 группага бүленә. Беренчесе, 340 кавалерист, бер пушка белән, Буа елгасы буенча ахырысы, Төрләмәгә юл ала. Икенче группа Исаково авылы аша Свияжск утравына, өченче төркем, иң зуры, гаубицалар белән, Ходяш авылы аша Вязовойга юл ала. Бу вакытта Вязовой авылында-станциядә реввоенсовет председателе Троцкий (оборона министры), революционный трибунал, Көнчыгыш фронты штабы һәм 5нче армия штабы урнашкан була.
Көн урталарында әлеге 340 кешелек атлылар (кайбер чыганакларда 1200 кеше диеп күрсәтелә) бер пушка белән Урысбага җирләренә аяк басалар. Иске зираттан астарак җирләрдә кешеләр кыр­да эшли.

Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага

(Дәвамы бар).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев