Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган ягыбызны чәчәкләргә күмик

«Яшел Үзән – безнең уртак йортыбыз. Әлбәттә, һәркем үз тирәлегенең чис та һәм матур булуын тели. Кызганыч, мондый карашны барыбыз да аңлап бетерми.

Шуңа күрә, елга ике тапкыр – язын һәм көзен шәһәр җитәкчелеге предприятиеләр һәм оешмаларга, шулай ук барлык гражданнарга, тәртип һәм чисталык урнаштыруда кулдан килгәнчә катнашуларын өндәп мөрәҗәгать итә», – дип башлады үз чыгышын «Яшел Үзән муниципаль районының торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Илья Грузков. Ул эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Яшел Үзән территориясендә узган санитар чистарту ике айлыгына хисап ясады.

Чынлап та, язын урамнарыбыз чистартуга бик тә мохтаҗ иде. Шуңа да, Яшел Үзән ра йоны Башкарма комитеты карары белән 1 апрельдән 31 майга кадәр өмәләр ике айлыгы игълан ителде. Һәм уртак көч белән урамнарыбызны чистарта алдык. Быелгы язда территорияне тәртипкә китерү өчен 43 530 кеше өмәгә чыккан, 147 берәмлек техника эшләгән, 583,33 куб.м каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 1418 үсенте утыртылган.

– Хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәре пляжына техник тикшерү уздыру буенча эш алып барабыз. Ел саен коену сезоны ачылыр алдыннан су һәм комны лаборатор, шулай ук коену өчен бүлеп бирелгән су объектының төбен тикшерү үткәрелә. Пляж территориясендә җәйге чорда чүп-чар чыгару, чисталык һәм тәртип саклау буенча эш оештырылган. Шәһәр пляжында су асты-техник эшләр даими нигездә башкарылды, сусаклагычның яр буе зонасы чистартылды. Көн саен коткаручылар кизү торачак, – дип сөйли Илья Грузков.

Әлбәттә, өмәләрдән район халкы да читтә калмады. Юллар кибүгә үк капка төпләрен, урамнарны, паркларны, балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү буенча күләмле эш башкарылды. Без аларны газетабызда, социаль челтәрләребездә яктыртып бардык. Күмәк көч белән тәртип урнаштырылганнан соң, авыл халкы туган ягыбызны чәчәкләр белән ямьләргә кереште. Норлат, Олы Ачасыр, Урысбага, Бакырчы, Олы Яке активлары мәчет тирәсенә, паркларга, күл, чишмә буйларына аллы-гөлле чәчәкләр утыртты. Һәм ел саен үткәрелә торган «Иң матур ишегалды» бәйгесе быел да уздырылачак. Шартларын соңрак хәбәр итәрбез.

Ә сез тирә-юнегезне матурлый торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев