Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган тел көнен норлатлылар да билгеләп узды

Сандугач теледәй моңлы, Чишмәдәй чиста телем!

Халыкара туган тел көне уңаеннан авыл китапханәсендә "Туган телем – иркә гөлем", дип исемләнгән бик матур бәйрәм кичәсе узды. Ярты гасырдан артык балалар бакчасы булган бу бинаның, әллә инде балаларның шат авазлары сеңеп калганга тарту көче бармы шунда,тузган хәлдә булса да, авыл халкы бик теләп йөри бирегә. Туган телебезнең матурлыгын, байлыгын без сөйләм теле , укыган матур әдәбият, шигырьләр, җырлар аша аеруча нык тоябыз. Туган телебезгә булган соклану катыш, ярату хисләрен авылыбызның шигырь язарга остарып киткән ханымнары – Гөлсинә Нурмиева:

"Еракларда белдем
Туган телем тәмен,
Туган телем ямен.
Сөйләшәсем килде
Туган телдә минем".

Роза Ягудина:

"И туган тел, и якын тел,
Иң гүзәл татар телем!
Сандугач теледәй моңлы,
Чишмәдәй чиста телем!", Гөлшат Хәбирова, Рәмзия шәйдуллиналарның иҗаты аша танышып белдек. Шунысы шатландыра, хәзер китапханәдә узган бер генә кичә дә гармун, баян моңыннан башка узмый. Элемтә бүлекчәсендә машина йөртүче булып эшләгән Хәдис Габидуллин, лаеклы ялга чыгуга, яшь чагында мәдәният йортында баянчы булып эшләгән елларын сагынып, авылга яңа сулыш өреп, пыскып ята торган мәдәният учагын кабызырга йөри. Афәриннән,башка сүз юк аңарга. Шулай ук тальян гармунында моңлы тавышы белән авыл көйләрен җырлап, буш вакытларда илһамы килеп гыйбрәтле, тормышчан шигырьләр язучы Альберт Илмөхәммәтовны да сорап җырлатты тамашачылар. Читтә яшәп, авылын сагынып яшәгән Флера Мусинаның, талантлы егетебез Альберт Гатауллинның чыгышларын да алкышларга күмделәр. Китапханәче кызлар Алсу Садикова белән Лилия Габделбариеваларга исә, туган телебезгә булган мәхәббәтне шундый күңелле, матур чара оештырып уздырулары өчен зур рәхмәтләрен әйтеп, теләмичә генә таралышты халык! Ниһаять, авылыбызга, сагындырып көткән, гармун моңнары кайта башлады!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн Норлат авылы туган тел бәйрәм кичәсе китапханә