Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган тел – күңелдә

Туган теле күңелендә яши Ул аны кадерләп сакласа, Шушы телдә даими сөйләшсә, Үз теленә пычрак атмаса.

Туган теле күңелендә яши

Кеше аны чынлап үз итсә,

Газиз ана телен баласына,

Оныкларына да өйрәтсә.

 

Туган теле күңелендә яши

Читлектәге кенәри кебек,

Телне белсә дә, юньләп сөйләшми

Китап төягән ишәк кебек.

 

Туган теле күңелендә яши

Иң кадерле әйбере кебек,

Андый кая барса да нур чәчә,

Күктәге Зөһрә йолдыз кебек.

 

Туган теле күңелендә яши

Кеше чын ватанпәрвәр булса,

Башкалар белән аралашканда

Үз телен тигез куя алса.

 

Туган теле күңеленнән китәр

Хыянәт итсә аңа сантый,

Белеп тор: туган тел беркайчан да

Хыянәтчеләрне яратмый!  

 

Туган теле кеше белән яшәр

Әгәр күңел түре киң булса,

Татар телең синдә чыңлап торыр,

Чын-чынлап, эчкерсез яратсаң!

 

Нияз Бишбалта, Казан.

2018 елның 17 сентябре.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X