Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган җиргә кеше киләмени, туган җиргә кеше кайта ул!

Юкка гына язмамны, әле күптән түгел генә 90 еллыгы билгеләп үтелгән танылган шагыйрь Әнгам Атнабаевның шигъри юллары белән башлап китмәдем.

Әйе, нәкъ менә шушы юлларны үзенә генә хас матур аһәңле тавышы белән башкаручы, якташыбыз, Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров авылыбызга концерт белән кайтты. Хәер, Рәшит үзе әйтүенчә, әгәр дә җырчы Нурислам чакырмаса, яңа мәдәният йортын әле күрмәгән булыр идем, диде. Үпкә катыш әйтелгән сүзләре,безнең йөрәкләрне дә чеметтереп алды, билгеле. Яңа мәдәният йорты ачылышына үзебезнекеләрне, Яшел Үзән төбәгеннән чыккан талантларны, халык, атказанган артистларын чакырсалар, ә андыйлар бар бит, хөрмәт итү булган булыр иде дә, бит... Инде концерт турында . Нурислам Исмәгыйлевны социаль челтәрләр аша танып, җырларын ишетсәк тә, үзе белән таныш түгел идек. Бик моңлы да, матур да җырлый, күңел ризык талымлаган шикелле, гел бер төрлелек тә туйдыра башлый бит, ә Нурислам безгә яңа тавыш, яңа сулыш, алып килде. Аның репертуарындагы "Зәңгәр күзле кызны сагынам", "Хәр көнне керәсең төшемә"," Ярат мине", дигән җырлары , күңелләргә үтеп кереп, тамашачылар мәхәббәтенә лаек булды. Сәхнәдә үзен тотышлары, тамашачы белән аралашып торулары белән үк яраттырды ул . Төркемнең тагын бер талантлы егете Рәсим Фасыйховны да телеэкраннар аша танып беләбез.

Татарстанның җыр һәм бию ансамблендә эшләгән, киң кырлы талант иясе, төрле уен коралларында уйнап, җырлап, биеп тә тамашачыларга бик ошады ул. Чүпрәле кызы Лилия Айнуллина сәхнә бизәге булды, , чөнки дәртле биюләргә матур, ачык төсле киемнәре бигрәк килешеп тора иде. Инде кабат, Рәшитебез т урында. Аның кебек, Н. Нәҗми, Ә. Атнабаев, Ф. Шәфигуллин шигырьләрен йөрәкләргә үтәрлек итеп җиткерүче, сөйләүче бар микән ул? Заманында халкыбызның яраткан , бөек җырчыларыбыз Ә. Авзалова, И. Шакиров концертларын алып барган, татар телен бар матурлыгы белән халыкка җиткергән сүз остасы бит ул. Шул кадәр аның чыгышларын сагынганбыз икән, рәхәтләнеп телебезнең матурлыгын, байлыгын тоеп тыңладык. Бик зыялы, затлы концерт күрсәткән Нурислам Исмәгыйлевкә, аның төркеменә, танылган якташыбыз Рәшит Сабировка рәхмәт әйтеп,афәрин, диясебез килә!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев