Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туфлиемне боздылар

– Туфлине табанын алмаштырырга ремонтка биргән идем. Әмма оста  аның иң күренә торган урынын сыдырткан. Өстәвенә, минем чек урынында квитанция генә бар. Бу зыян өчен мин компенсация ала аламмы? Ә.Сөләймәнова.

– Бу хәл  РФнең «Кулланучылар хокукын яклау турында» законының 35нче маддәсе белән көйләнә. Закон нигезендә, зыян китергән оешма кулланучының әйберен өч көн эчендә шундый ук материал белән алмаштырырга тиеш. Әгәр дә бу мөмкин булмаса, зыян китерелгән әйбернең икеләтә суммасында бәясен түләргә, бөтен чыгымнарын капларга бурычлы. 
Алда да шундый хәлләргә эләкмәс өчен, аяк киемен ремонтка бирер алдыннан, аның нинди хәлдә тапшырылуы турында документта күрсәтергә кирәк. Чекның булу-булмавы мөһим түгел.  Кулланучыга квитанция, килешү яисә расписка бирергә мөмкиннәр. Иң мөһиме,  анда  ремонт ясый торган оешманың исеме, заказчының фамилиясе, имза һәм мөһер сугылган булырга тиеш. Әгәр дә эш заказчы катнашында алып барылса, кулланучыга жетон бирелә.  Кагыйдә буларак, химчисткаларда һәм ательеларда  заказчының тапшырыла торган әйбернең бәясен язуны сорыйлар.  Шуңа карап хезмәтнең бәясе дә билгеләнә. Шул сәбәпле кулланучыларның күбесе тапшырыла торган әйбернең бәясен киметеп яздыр­та.  Алай эшләргә кирәкми.  Чөнки проблема туса, кулланучыга квитанциядә күрсәтелгән бәя түләнәчәк. Сезнең очракта аяк киемен кире алмаска, алырга туры килсә,  квитанциядә  китерелгән зыянны күрсәтергә кирәк. Теләсә нинди очракта эшне кабул итеп алганчы эш башкарылу турындагы актка кул куярга ярамый. Чөнки, әгәр эш судка кадәр барып җитсә, ул сезнең файдага булмаячак.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев