Яшел Үзәнгә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театры гастрольгә килде. "Кызлар кызык итәләр" постановкасына көндез сыйныф белән минем кызым барды, ә кичен без.
Спектакль яшьләрне дә, безне дә шатландырды. Ике сүз белән сөйләгәндә, эчтәлеге болайрак: бераз акча эшләү максаты белән авылга студентларның төзелеш отряды килә. Өч егет бер-берсенә тырышып эшләячәкләре, гашыйк булмаячаклары турында бер-берсенә сүз бирә һәм... әлбәттә инде, вәгъдәләрендә тора алмыйлар.
Спектакльнең режиссеры - Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Рөстәм Галиев.
Спектакль миңа ошады, кайбер мизгелләрне әлегә кадәр күңелемдә кичерәм һәм авызым үзеннән-үзе ерыла. Ә актерлар уены, аларның осталыгы югары дәрәҗәдә иде. Комедия тәмамлангач, труппаны барысы да басып алкышлады. Спектакль уңышлы чыкты! Халык рәхмәтле иде, ләкин, кызганыч аз. Һәм мондый күренеш кәефне бозды. Күптән түгел @rff белән булган әңгәмәбезне искә төшереп әйткәндә, татар халкының мәдәниятен һәм театрларын үстерү өчен ким дигәндә спектакльләргә йөрергә кирәк, ә алар бездә искиткеч!
Нет комментариев